Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

36 яшьлек ир-ат алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән

Хөкем ителүче үз гаебен өлешчә таныган

Район прокуратурасы балаларын тәрбияләүгә акча түләмәгән 36 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.Судта билгеле булганча, гаепләнүче ике балигь булмаган баласын тәрбияләүгә акча түләргә бурычлы. Әмма 2023 елның июленнән алып ноябрьгә кадәр ул алимент түләмәгән.

Аңа кадәр дә алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Ул чакта аңа 20 сәгать мәҗбүри эш рәвешендәге җәза билгеләнгән булган. Алимент буенча гомуми бурычы 400 мең сумнан артып киткән.

Хөкем ителүче үз гаебен өлешчә таныган.

Суд ярты елга төзәтү эшләренә җәлеп итү һәм 5 процент хезмәт хакын дәүләт файдасына тотып калу рәвешендәге җәза билгеләгән.

Суд карары үз көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев