44 яшьлек әгерҗеле ярты миллион сум бурычын каплаган
Ир-ат үз гаебен таныган
Әгерҗе районы прокуратурасы элек тә хөкем ителгән 44 яшьлек әгерҗелегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.
Судта билгеле булганча, 2008 елдан бирле суд карары нигезендә ир-ат балигъ булмаган улын тәрбияләүгә алимент түләргә тиеш булган. Әмма 2022 елның декабреннән алып 2023 елның мартына кадәр ул алимент түләмәгән һәм матди ярдәм күрсәтмәгән. Алимент буенча бурычларын үтәмәгән өчен ул элек тә административ җаваплылыкка тартылган. Нәтиҗәдә, бурычы 500 мең сумнан арткан.
Ир-ат үз гаебен таныган һәм бурычын тулысынча каплаган. Шуны исәпкә алган хәлдә суд җинаять эшен туктаткан. Прокуратура әлеге карар белән килешкән.
Әгерҗе районы прокуратурасы материаллары буенча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев