Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

48 яшьлек әгерҗеле улы артыннан махсус операциягә китте (ФОТО)

Ватан-ана чакырганда уллары иңен куя!

Бүген Әгерҗе районында мобилизацияләнүчеләрне озатуның өченчесе булды. Исегезгә төшерәбез, бөтен ил буенча запас хәрби хезмәткәрләрне өлешчә мобилизацияләү дәвам итә, аның барышында хезмәткә чакырылган туганнары белән бергә махсус операциядә катнашырга үзләре теләк белдерүчеләр саны да арта.

"Әгерҗе хәбәрләре"нә районның хәрби комиссары Илгиз Галиев сөйләгәнчә, запастан чакырылган уллары артыннан үзләре теләп китүче әтиләр дә бар.

Шуларның берсе - Әгерҗедән 48 яшьлек Талей Амирасланов.

"Улым Тимур күптән түгел армиядән кайтты, эшен алыштырырга ниятләп йөргән арада повестка килде. Аны кичә озаттык. Мин патриот булып үстем, шуңа күрә улларыбыз һәм яшь егетләр киткәндә, читтә калырга ярамый дип саныйм. Бөек Ватан сугышы вакытында илебезне яклаган чын геройлар турында исегезгә төшерегез әле. Без барыбыз да алар үрнәгендә тәрбияләнергә тиеш ", - дип уртаклашты ул.

Тимерюлчы Александр Вахрушев та шундый ук позициядә тора, ул мобилизация буенча чакырудан кичектерелеп торучылар категориясенә керә, ләкин шуңа карамастан, үзе теләп "броньнан" баш тарту турында гариза язган.

"Үз вакытында мин Удмуртиядә төзелеш батальонында хезмәт иттем. 2010 елдан бирле машинист булып эшлим. Мин үзем өчен китәм дип карар кылдым. Мондый вакытта өйдә кала алмыйм. Үзем теләп гариза яздым. Моны Ватан алдындагы бурычым дип саныйм. Үземнең йортымны, гаиләмне, туганнарымны һәм якыннарымны якларга телим", - ди Александр.

"Әлбәттә, без барыбыз да борчылабыз, әмма алар белән бик горурланабыз да. Бу аларның карары, һәм алар молодец. Барысы да безнең өчен чын геройлар! Һәрберсе өчен хәер-догада булыйк. Исән-сау әйләнеп кайтсыннар!", - ди озатырга килгәннәр исеменнән Ләйсән.

Февраль ахырында РФ президенты Владимир Путин Украина территориясендә махсус хәрби операция уздыру турында игълан итте. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, ул бу илне денацификацияләүгә һәм демилитаризацияләүгә каршы юнәлдерелгән һәм Украина территориясен оккупацияләү максатын эзәрлекләми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев