Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

5нче балалар бакчасы коллективы ун метр озынлыктагы аҗдаһа ясаган

Ятып торучы Аҗдаһаның озынлыгы – ун, биеклеге 1,5 метр

 5нче балалар бакчасы коллективы, бердәм булып, кыр сыннары ясауга керешкән. 

–     Быел үзебезнең алга “сынатмаска!“ дигән максат куйдык, – ди бакча мөдире Эльвира Закирова. 

Узган атнада балалар бакчасы территориясендә 2024 ел символы Аҗдаһа барлыкка килгән. Ятып торучы Аҗдаһаның озынлыгы – ун, биеклеге 1,5 метр. 

–    Сыннарны никадәр зуррак итеп ясыйсың, шулкадәр матуррак килеп чыга. Шуңа күрә күләмле булсын дип тырыштык. Тиздән ел символы янында Кыш бабай белән Кар кызы да пәйда булачак, – ди мөдир. 

Күмәк көч тау күчерә, диләр бит. Бердәм булгач, эш тә тиз бара, диләр. Кемдер кар ташый, кайберәүләр аны өеп тора, су ташучылар да бар. Бер төркем осталар карны сын формасына китерә. 

–    Быел кар мулдан. Димәк, җаның теләгән сынны ясарга мөмкин, – ди Эльвира Ирек кызы. 

Алай гына да түгел, бакчадагы һәр төркемнең уен мәйданчыкларында да Яңа ел алдыннан кышкы әкият пәйда булачак. Анда совет мультфильмнары геройларына өстенлек бирәчәкләр. 

–    Аларның ничек булачагы тәрбиячеләрнең, аларның ярдәмчеләренең һәм әти-әниләрнең фантазиясенә бәйле, – ди җитәкче. 

Шулай ук балалар бакчасы бинасының эче дә үзгә матур төсмер алачак. Биредә аерым игътибарны фотозона җәлеп итәр. Балаларга әти-әниләре белән бергәләп Яңа ел фотосына истәлеккә фотога төшү өчен менә дигән урын булачак, диләр. 

Әнә шулай, балалар бакчасында бу көннәрдә кызу эш өсте. Территорияне, бинаны бизәүдән тыш, биредә сигез төркем өчен Яңа ел бәйрәмнәре уздыру да күздә тотыла. Хәзергә репетицияләр бара.   

–    Яңа елны бигрәк тә балалар сагынып һәм яратып көтеп алалар. Шуңа күрә әлеге бәйрәм аларның күңелләрендә саклансын өчен без бөтен тырышлыгыбызны куябыз, ди Эльвира Заикрова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев