Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

72 яшьлек Флүрә Шәрифуллина бу көннәрдә басу-кырлардан кайтып керми

«Шуның кадәр яратып җыям җиләкне, аны сүзләр белән дә аңлатып булмый хәтта»,- ди ул

“Миндә гөмбә-җиләк җыюга кызыксыну уятучы – әткәйнең әнисе Гарифә әбием. Хәзер инде үзем дә әби. Ә менә балачактан килгән шөгыльдән аерыла алмыйм”, – ди Әгерҗедә яшәүче Флүрә апа ШӘРИФУЛЛИНА.

СҮЗЛӘР БЕЛӘН ГЕНӘ АҢЛАТЫП БУЛМЫЙ

Бу көннәрдә Флүрә апа басу-кырлардан кайтып керми.

– Иртән иртүк бер кат өйдәге эшләрне карыйм да чыгып китәм. Шуның кадәр яратып җыям җиләкне, аны сүзләр белән дә аңлатып булмый хәтта. Болында вакыт узганы да сизелми. Ялгызым гына йөрсәм дә курыкмыйм. Алай да берсендә гөмбәгә баргач аю эзләре күреп шүрләгәнем булды. Борылдым да кайтып киттем, – дип сөйли. 

Гөмбә дигәннән, аларын танып белергә үзе өйрәнгән, интернет та ярдәмгә килгән. Әнә, без очрашкан көнне дә җиләк янына бер-ике гөмбә булса да алып кайткан иде ул. “Шундый матур утыралар, ничек калдырасың инде аларны?!” – дип көлә. Үләннәр дә җыеп киптерә.

– Хәзерге вакытта болын тулы – файдалы үлән. Кыш көне кар астыннан аларның берсен дә табып булмый бит. Җир җиләге яфрагын да җыям, нарат бөресе, каен яфрагы, мәтрүшкә... – барысы да бик кирәкле, – ди, киптерелгән үләннәренә ишарәләп.
Җиләкнең кайнатмасын да ясый, туңдыргычка да куя. Туганнарына, танышларына, ялгыз яшәүче әбиләргә күчтәнәч итеп тә тарата. Артыгын сата да.

– Кыш көне кайнатма белән чәй эчкәндә кабат җиләкле җәйгә кайтып килгәндәй булам, – ди.

– Җиләк җыйганда хатирәләр диңгезендә йөзәм. Әбием белән йөргән чакларны да бик еш искә алам. Гыйльметдин бабам безнең әби белән гел җиләккә йөргәнне бик өнәп бетерми иде. Шулай да кайтуыбызга самавыр кайнатып, аның янына тәмле күмәчләр куеп безне көтеп торганы – истә. Ул күмәчләрнең тәме әле дә тел очында саклана кебек, – дип дәвам итә.

Соңгы елларда җәмәгате Юныс аның үзен әнә шулай чәй кайнатып өйдә көтеп тора торган булган. Ни кызганыч, узган ел көзен фатирларында янгын чыгып, аның гомере өзелгән. Фатирлары да яшәмәслек хәлгә килгән.

– Кызым Аидә белән улым Айрат та, мин дә бик юксынабыз җәмәгатемне. Бигрәк тә оныкларыбыз Дамир белән Динар сагыналар бабаларын, – дигәндә, күңеле тула Флүрә апаның. – Әле ярый, хәсрәтле чакларда ялгызыбыз гына булмадык. Янгыннан соң улым эшли торган “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, кызым хезмәт куя торган “Олимп” спорт комплексы коллективларының, туганнарыбызның, хәтта бер белмәгән чит кешеләрнең дә ярдәмен тойдык.

Аларның һәркайсына ихлас рәхмәтле без. Менә шундый игелекле кешеләр ярдәме белән кабат фатирыбызга яшәргә кайттык, шөкер...

УЙЛЫЙМ ДА, ЕЛЫЙМ ДА....

Ә менә үзенең гомер буе хезмәт куйган коллективы – локомотив депосы. Хезмәт юлын Әгерҗенең кирпеч заводында башласа да, ике елдан соң тимер юл оешмасына урнаша ул һәм шунда 36 ел дәвамында эшләп, Хезмәт ветераны исеменә лаек булып пенсиягә китә.

– Мин анда телеграфист булып эшкә урнаштым. Соңыннан безне ЭВМ операторлары дип йөрттеләр. Төп вазифам локомотивчыларның хезмәт җитештерүчәнлеге турындагы мәгълүматларны җыеп тапшырудан гыйбарәт булды. Әле хәзер дә урамда күрсәм, хезмәткәрләрнең табель номерлары искә төшә. Беркөнне “21296” дип, Даутов фамилияле (исемен хәтерләмим) локомотивчыга эндәшкәч, ул да гаҗәпләнеп куйды, – дип елмая.

Аның белән аралашу барышында хәтеренең бик яхшы булуына, гомер юлында очраган бик күп кешеләрне исендә саклавына сокланасың. Тагын бер матур сыйфаты – юмартлык. “Әбекәебез дә бик юмарт иде безнең. Кергән кешене тәмле икмәк белән булса да чәй эчерми чыгармады”, ди ул. Гомумән, сөйләшү барышында әби-бабасын бик еш искә алуы да олы хөрмәткә лаек.

Шушы яшендә дә телефон белән дә бик җиңел идарә итә Флүрә апа. Социаль челтәрләрдәге сәхифәсенә үзе җыйган табигать нигъмәтләрен дә урнаштырып бара. Соңгы көннәрдә гөмбә, җиләк белән чуарланган аның битләре.

– Кемдер урманнан алҗып кайттым, ди. Мин дә арыйм, әлбәттә. Әмма мин аннан яшәү көче алып кайтам. Мин анда уйлыйм да, сөенәм дә, елыйм да, – ди Флүрә апа.

Табигать белән бербөтен булып яшәү диюләре шулай буладыр инде ул...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев