Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

7нче бакчада “Татар малае, татар кызы” бәйгесе узды

Яратыгыз туган телебезне!

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында узучы традицион “Татар малае, татар кызы” бәйгесендә нәниләрнең “Яратыгыз туган илебезне, яратыгыз туган телебезне” дип мөрәҗәгать итүләре, туган тел, гаилә турындагы башка матур фикерләре йөрәккә “сары май” булып ятты.

Быелгы бәйге Гаилә елына багышланды һәм ике өлештән торды. Бәйге башланганчы, кунакка Дәү әнинең килүе, “бирегә бик тә сәләтле балалар җыелган” дип һәркайсына уңышлар теләве чын гаилә бәйрәме булачагына матур бер ишарә булды. Чыннан да, шулай килеп чыкты да. Милли киемнәр кигән балаларның бик матур итеп шигъри формада, җырбиюләр, презентацияләр аша үзләре, гаиләләре белән таныштыруларын бәйгене күзәткән Дәү әни дә “булдырдыгыз, афәрин!” дип бәяләде.

Алга таба малай­-кызлар гаиләдә сакланучы гореф-гадәтләрн е тәкъдим иттеләр. Бу өлештә алар белән бергәләп әкияттә тыңладык , сәхнәләштерелгән күренеш тә карадык, “йөзек салышлы” да уйнадык, Дәү әнигә кунакка да бардык, туган Әгерҗе буйлап сәяхәткә дә чыктык. Малай-кызларның матур киемнәренә, сәнгатьле сөйләүләренә генә түгел, алар әйткән фикерләргә дә сокландык. Чыннан да, нәниләр авызыннан яңгыраган “Татар кызы – гади кыз түгел”, “Җирдә миңа ни кирәк? Тату гаилә кирәк!”, “Гаиләм – иң зур байлыгым” кебек гади җөмләләргә нинди тирән мәгънә салынган бит.

Бәйгегә гаиләбелән килүчеләр дә бар иде. “Без үз чыгышыбызда гаиләдә туган телне саклауның мөһимлеген дә, дус­тату, бердәм, бер­береңә терәк булып яшәүнең зур байлык булуын да чагылдырырга тырыштык”, – диде 8нче бакчада тәрбияләнүче Милана Усманованың әбисе, үзе дә озак еллар Тирсәнең “Миләүшә” балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Фәния Мулламөхәммәт кызы.

5нче балалар бакчас ы н д а т ә р б и я л ә н ү ч е Нәргизә Вәлиева һәм аның җанатарлары тәкъдим иткән күренешнең нигезендә яткан “Милли киемнәрне, гореф­гадәтләрне, туган телне саклаучы – ул гаилә” дигән сүзләр белән дә һәркем килешер.

– Б е з б ү г е н б и р е д ә ана телендә матур итеп сөйләшергә тырышучы балаларны күрдек. Димәк, бу сабыйларга орлыклар инде салынган. Аларга бары уңдырышлы шытым бирү генә кирәк. Ә монысы сезнең кулда, хөрмәтле атааналар. Ул­-кызларыгызны татар сыйныфларына бирү дә бу юнәлештә күркәм бер адым булыр, – дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина. – Тел белү бервакытта да артык түгел ул. Ә туган телне белү – дәрәҗә. Туган телдән матур тел була алмый.

Вәсилә Гарәфетдин кызы бәйгедә катнашучыларның барысын да урынлы рәвештә җиңүчеләр дип атады һәм аларны әзерләүгә, чараны уздыруга зур тырышлык, көч куйган һәркемгә олы рәхмәтен җиткерде.

Ә 2024 елның “ Татар кызы” исеменә 5нче бакчадан Нәргизә Вәлиева лаек булды. Сүз уңаеннан, Нәргизә узган ел да әлеге бәйгедә катнашкан иде. Быел җиңү яулавы аның максатчанлыгы турында сөйли. Ә “Татар малае” исеме Көчек авылы балалар бакчасында тәрбияләнүче Аяз Галиуллинга бирелде. “Туган авылымны бик яратам” дип сөйләгән Аязның да районыбызның милләтпәрвәр һәм ватанпәрвәр улы булып үсеп җитәчәгенә ышаныч зур. Гомумән, бәйгедә катнашкан һәр бала турында соклану сүзләре әйтергә була. Шуңа күрә аларның һәркайсы төрле номинацияләрдә җиңүче дип табылды. Зәринә Гафурова (1нче балалар бакчасы), Мәҗит Әминев (4нче бакча), Аидә Сибгатова (6нчы бакча), Мәдинә Закирова (7нче бакча), Камилла Шәйхетдинова (9нчы бакча), Милана Усманова (8нче бакча) район мәгариф идарәсе җитәкчесе кулыннан Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр кабул итеп алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев