Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

8 июль – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Хөрмәтле әгерҗелеләр! Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Элек-электән гаилә җәмгыятьнең нигезе, әхлаклылык, мәхәббәт, тугрылык һәм иртәгәге көнгә ышаныч булып торды. Ныклы, сәламәт гаилә - көчле Россиянең нигезе. Гаилә кору - җиңел, аны саклап кала алу, янәшәңдә булган тормыш иптәшеңне, балаларыңны бәхетле итү күпкә авыррак. Ләкин,...

Хөрмәтле әгерҗелеләр! Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Элек-электән гаилә җәмгыятьнең нигезе, әхлаклылык, мәхәббәт, тугрылык һәм иртәгәге көнгә ышаныч булып торды. Ныклы, сәламәт гаилә - көчле Россиянең нигезе.

Гаилә кору - җиңел, аны саклап кала алу, янәшәңдә булган тормыш иптәшеңне, балаларыңны бәхетле итү күпкә авыррак. Ләкин, бары гаиләле, балалы кеше генә үзен, чын мәгънәсендә, бәхетле дип саный аладыр.

Якыннарыгызга игътибарлы булыгыз, матур, җылы сүзләрне кызганмагыз. Еш кына нәкъ менә янәшәдәге туганнарыбыз ярату сүзләренә мәхрүм булып кала бит…

Барлык гаиләләргә дә сәламәтлектә, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, тормышның кадерен белеп, гүзәллеген, тәмен тоеп, бәхетле булып яшәргә язсын иде. Районыбызда бәхетле һәм тату гаиләләр күбрәк булсын. Һәр гаиләдә балаларның шатлыктан көлгән авазлары тынмасын.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев