9 июль – Россия почтасы көне
Хөрмәтле почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын! Заман ничек кенә алга китмәсен, яңа технологияләр гамәлгә кермәсен, почта элемтәсе җәмгыятьтә бүген дә мөһим урын алып тора. Мәгълүматны ерак араларга җиткерү өчен төрле чаралар уйлап табылса да, хат ташучылар да һаман кирәк. Вакытлы матбугат чараларын, телеграмма-хатларны тиз арада...
Хөрмәтле почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын!
Заман ничек кенә алга китмәсен, яңа технологияләр гамәлгә кермәсен, почта элемтәсе җәмгыятьтә бүген дә мөһим урын алып тора. Мәгълүматны ерак араларга җиткерү өчен төрле чаралар уйлап табылса да, хат ташучылар да һаман кирәк. Вакытлы матбугат чараларын, телеграмма-хатларны тиз арада ияләренә җиткерү өчен алардан өлгерлек, җаваплылык таләп ителә.
Районыбызның почта элемтәсе тармагында эшләүче хезмәткәрләргә һөнәри уңышлар, халыкка бары яхшы хәбәрләр генә җиткерүләрен телибез. Сәламәт булыгыз, имин яшәгез.
Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев