9 Май көнне традицион “Үлемсез полк” акциясе ничек узачак?
Быел ул Әгерҗедәге эксплуатацион локомотив депосы янындагы Билгесез солдат һәйкәле яныннан старт ала
Традицион “Үлемсез полк” акциясе 9 Май көнне уза һәм ул быел Әгерҗедәге эксплуатацион локомотив депосы янындагы Билгесез солдат һәйкәле яныннан старт ала.
Хәрби тимерьюлчыны гәүдәләндерүче әлеге һәйкәлгә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан реставрация ясалган иде.
– Һәйкәл янында митинг узачак, аның янына чәчәкләр салыначак. Аннан соң “Үлемсез полк” акциясенә старт биреләчәк, – дип бәян итте оешмапредприятие җитәкчеләре катнашында узган эшлекле киңәшмәдә социаль үсеш буенча бүлек җитәкчесе Татьяна Сергеева. – Әлеге чарада барлык оешмапредприятие җитәкчеләре дә катнашыр дип ышанабыз. Һәркем үзе белән балаларын, оныкларын алып килсен иде. Әлеге акция – үзе бер тәрбия чарасы бит ул.
“Үлемсез полк” колоннасы Ометов урамы буйлап уза һәм аннан хәрәкәтен К.Маркс урамы буйлап дәвам итә.
Шушы ук көнне үзәк урам буйлап ретроавтомобильләр парады да оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев