9 Май уңаеннан узучы бәйрәм чараларына рәхим итегез!
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан районыбызда күп кенә чаралар уздыру планлаштырыла. Оештыручылар аларга Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын, гомумән, барлык райондашларыбызны көтеп калалар. 6 майда традицион велоузыш була. Аңа старт сәгать 10да Тәбәрледә бирелә. Велосипедчылар Яңа Акхуҗа борылышында, Сарсак-Омга, Тирсә, Мордывый, Иж-Бәйки, Иж-Бубыйда тукталышлар ясыйлар, әлеге...
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан районыбызда күп кенә чаралар уздыру планлаштырыла. Оештыручылар аларга Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын, гомумән, барлык райондашларыбызны көтеп калалар.

6 майда традицион велоузыш була. Аңа старт сәгать 10да Тәбәрледә бирелә. Велосипедчылар Яңа Акхуҗа борылышында, Сарсак-Омга, Тирсә, Мордывый, Иж-Бәйки, Иж-Бубыйда тукталышлар ясыйлар, әлеге авыллардагы һәйкәлләргә чәчәкләр салалар. Авыл халкын велоузышчыларга көч һәм дәрт биреп торырга чакырабыз.
Соңгы тукталыш - 14 сәгатьтә Әгерҗедә. Үзәк мәйданга велоузышчыларны хәрмәтләү тантанасына рәхим итегез.
8 майда Әгерҗенең К.Маркс урамындагы үзәк мәйданда - Тынычлык эстафетасы. Старт сәгать 11дә бирелә.
9 майда 11-14 сәгатьләрдә - Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантана һәм концерт.
12-14 сәгатьләрдә - район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда сугыш елларына багышланган китаплар күргәзмәсе.
15.30 сәгатьләрдә - стадионда ветераннар һәм яшьләр арасында футбол матчы.
19.30 сәгатьтә - район сәнгать осталары концерты.
21 сәгатьтә - Җиңү салюты.
21-22 сәгатьләрдә - сугыш чоры музыкасына бию.
ххх
"Үлемсез полк" акциясендә катнашучы райондашларыбызны 9 майда 10.30 сәгатькә стадионга көтеп калалар. Акциягә кагылышлы сорауларыгыз булса, 21561, 21346 телефоннарына шалтырата аласыз.
9 Майда бәйрәм тантанасы барышында "Үлемсез полк" хәрәкәтеннән соң үзәк урамда ретро-автомобильләр парады да булачак.
Иң кадерле һәм истәлекле бәйрәмнәребезнең берсе булган Бөек Җиңү көне һәркайсыгызның күңеленә якты хатирә булып уелып калсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев