Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Ә сез этегезне чиплаштырдыгызмы?

ТР Министрлар Кабинеты Карары (11.08.2023) нигезендә узган ел башыннан безнең районда да ветеринария берләшмәсе белгечләре тарафыннан этләрне теркәү эше башланды. Шушы чорда 1100дән артык эт чиплаштырылган. Әлеге процедурадан баш тартучылар да бар, диләр.

Исегезгә төшерәбез, теркәү (чиплаштыру) гамәле этләр белән бәйле берничә актуаль мәсьәләне чишүне күз уңында тотып эшләнә. Бу, иң беренче чиратта, эт хуҗасының җаваплылыгын арттыру, хуҗасыз этләр санын киметү һәм дүртаяклы дуслары югалган очракта аның хуҗасын эзләү эшен җиңеләйтү. 
– Кызганычка каршы, шәһәрдә дә, авылларда да чиплаштырудан баш тартучылар да бар, – ди район ветеринария беләшмәсе ветеринария табибы Полина Коробейникова. 
Шундый хуҗалар белән аңлату эшләре алып бару максатыннан ветеринария белгечләре   Чаллы территориаль ветеринария иминлеге һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге инспекторы Илшат Хәкимов, район башкарма комитеты, полиция вәкилләре белән берлектә рейд уздырганнар. 
– Биш адрес буенча бардык. Шулар арасыннан нибары берсендә генә этне чиплаштыру эшен башкара алдык, – ди Полина Коробейникова. – Әлеге эшне алга таба да дәвам итәчәкбез. 
Белгечләр билгеләп үткәнчә, чип – кечкенә микросхема ул. Аны тире астына шприц ярдәмендә кертәләр. Инъекция бөтенләй зарарсыз һәм авыртусыз. Чипта хайванның чыгышы, аның төсе һәм, иң мөһиме, хуҗаларның контактлары турында мәгълүмат саклана. Чип куелган этләр “Хорриот” системасына теркәлә. Һәм эт авырып киткән очракта да әлеге мәгълүматны теләсә кайсы ветеринария клиникасында сканер ярдәмендә “укып” була.
Әгәр хайван теркәлмәгән булса, хуҗасына беренче тапкырында кисәтү ясала. Алга таба штраф түләттерү дә каралган. Бу – закон тарафыннан мәҗбүри куелган процедура, шуңа күрә аны һәркемнең аңлы рәвештә кабул итүе кирәк. 
Сораулар булса, 24613, 24629 телефоннары буенча район ветеринария берләшмәсенә шалтырата аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев