Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Адель Мәрдәнов һәм Рамил Шәрәфетдинов: Икмәк тәмен белеп үскән егетләр без

Сынатмыйча, югалтуларга юл куймыйча эшләргә язсын аларга

Адель МӘРДӘНОВ бишенче ел рәттән урып-җыю кампаниясе вакытында “Нәүрүз” ширкәте кырларыннан алтын бөртекләр җыя. Ел саен күрсәткечләре дә югары була. Ул – һәрвакыт беренче бишлектә.

– Төп эшем нефть тармагы белән бәйле булса да, җәен җәйрәп яткан иген кырларын күргәч, күңел шунда ашкына башлый. Бу хисне һич тыярмын димә! – ди Адель. ...5 сыйныфтан әтисе Аликка ияреп “Ватан” колхозы кырларында комбайнда эшли башлаган Мордывый авылы егете, әнә шулай, еллар узгач та балачакта күңеленә сеңгән икмәк, җир исен оныта алмый.

Чит ил комбайнының да бөтен нечкәлекләрен өйрәнгән инде Адель. Уникенче сезон кырда эшләүче көчле куәтле кыр корабы гел карап-җайлап тормасаң сафтан да чыгарга мөмкин, ди ул. Шуңа күрә ремонт вакытында һәр детален җентекләп төзекләндерергә тырышкан. Әмма ватылуларсыз барыбер булмый. Вак-төяк кенә булганда сәбәбен тиз генә ачыклап ярдәмчесе Рамил Шәрәфетдинов белән көйләп тә куялар.

Чит ил комбайннарының уңайлыклары зур булуына сөенә генә ул. Күрсәткечләр үтәкүренмәле. Бункерга никадәр бөртек коелганы да, күпме ягулык калганы да күренә. Иң рәхәте – кондиционер булу, ди комбайнчы.

– Урамда бик эссе булмаса да, кабинада барыбер кызу. Шуңа күрә көнозын кондиционер эшли. Суыткыч та бар, акрын гына уйнап торган татар көйләре дә эшкә дәртләндерә. Иң мөһиме, тузан керми, тавыш ишетелми, – ди Адель.

Биш ел эчендә дүрт ярдәмче белән эшләгән Адель. Ильяс Гыйльманов, Илнар Батыров кебек яшүсмерләрне дә, балачактан ук кыр корабларында эшләп үскән Илфат Шаракин һәм Рамил Шәрәфетдинов кебек ир-егетләрне дә чит ил комбайнында эшләү серләренә өйрәткән.

– Берничә ел улым Илфир комбайн ярдәмчесе булып эшләгәндә еш кына булышырга бара идем. Быел үземнең дә эшләп карыйсы килде, – ди Рамил.
Ул да кечкенәдән урак вакытында Көчек авылы кырларында эшләп үскән. Шуңа күрә һәр бөртекне кадерләргә кирәклеген яхшы белә.

– Уртак тел табып, киңәшләшеп эшлибез, – диләр ир-егетләр. Кызу чорда җир уллары иртәнге сәгать 6дан кырга чыгалар. Өйгә кайтканда инде караңгы төшкән була.

–    Тормыш иптәшем Зөһрә, балалар һәр көнне эштән кайтканны көтеп алалар, иртән уңышлар теләп озатып калалар. Тынгысыз чорда гаиләмнең теләктәшелеген тою бик рәхәт, – ди Адель. 

Әйе, табыннарыбыздагы икмәктә аның кебек җир улларының өлеше зур. Басудагы алтын бөртекләрне җыеп алу да, җырдагыча, бер вакыт кына. Сынатмыйча, югалтуларга юл куймыйча эшләргә язсын аларга.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев