Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе–Чайджума: беренче адым ясалды

Килешүне тантаналы шартларда район Мәдәният сарае бинасында Ленар Нургаянов һәм Чайджума шәһәре башлыгы Бюлент Кантарджи имзаладылар

Россия көне бәйрәмендә Әгерҗедә район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов инициативасы белән Әгерҗе районы һәм Төркия Республикасының Чайджума муниципалитеты арасында тугандаш элемтәләр булдыру турындагы Килешүгә кул куелды. 

Килешүне тантаналы шартларда район Мәдәният сарае бинасында Ленар Нургаянов һәм Чайджума шәһәре башлыгы Бюлент Кантарджи имзаладылар. 

Ике як та әлеге документның ике муниципалитет оешмалары арасында күп планлы хезмәттәшлекне җайга салуга, ике илдәге икътисади мөмкинлекләрне нәтиҗәле файдалануга һәм татар, төрек халыклары арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга старт бирәчәгенә ышаныч белдерделәр. 

Муниципалитетлар мәдәни, икътисади, социаль һәм спорт мөнәсәбәтләрен үстерү юнәлешендә эшләячәкләр. 

–    Бюлент Кантарджига, барлык депутатлар корпусына, Чайджума шәһәре хакимиятенең фольклор коллективына ачык диалог, хезмәттәшлек һәм Татарстан-Төркия элемтәләрен ныгытудагы активлыклары өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәм, – дип билгеләп үтте Ленар Фәрит улы. 

Төркия кунаклары Көчек авылында, Әгерҗедә район Сабан туенда булдылар һәм үзләренең матур чыгышларын тәкъдим иттеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев