Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе гаиләләре “Урманнарны саклыйк” акциясенә кушылдылар

“Совхоз” микрорайонына илтүче юл тирәли ике яклап вертолет мәйданына кадәр 500 төп нарат һәм каен үсентеләре утыртылды

Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән Әгерҗедә дә агач үсентеләре утырту традициясе быел да үз көчендә калды. Көзге акция Гаилә елына багышланды һәм уртак көч белән шәһәргә керү уңаенда “Татарстанның ныклы гаиләләре аллеясы” барлыкка килде. Агач утырту кебек саваплы гамәлгә ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Денис Лулаков, район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина үз өлешләрен керттеләр.

Ә “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Гыйззәтуллин, “Әгерҗе урманчылыгы” учреждениесе җитәкчесе Владимир Ишмуратов гаиләләре белән килгәннәр иде. Җитәкчеләр белән берлектә балаларга хезмәт тәрбиясе бирүнең мөһимлеген үз үрнәкләрендә аңлатучы 50дән артык гаилә, хезмәт коллективлары вәкилләре экологик акциядә бик теләп катнаштылар. Шул рәвешле, “совхоз” микрорайонына илтүче юл тирәли ике яклап вертолет мәйданына кадәр 500 төп нарат һәм каен үсентеләре утыртылды.

– Кызыбыз Ренатаның сыйныф җитәкчесе Наталья Мөфтәхетдинова мондый матур акция узачагын хәбәр иткәч, без дә бик теләп кушылдык. Бу эш безгә яхшы таныш, чөнки үз йортлары белән яшәүче башка шәһәрдәшләребез кебек үк, бакчабызны һәрдаим яңа сорт алмагачларга, төрле куакларга баетып торабыз. Улкызларыбыз Ризван, Рамзан, Рената, Айшат та бакча эшләрен башкаруда бик актив. Мондый масштаблы чарага өлеш кертүебез беренче тапкыр, тик соңгысы да булмас, – диделәр дүрт балага гомер бүләк иткән Фәнзил–Алисә Хәбировлар.

Ә менә Айрат–Диләрә Гадыршиннарның мондый игелекле чарада беренче генә катнашулары түгел. Уллары Эльмир белән Ринальне дә табигать җанлы итеп тәрбияләргә тырышалар.

– Без табигать белән бәйле акцияләрдә һәрчак катнашу яклы, чөнки урманнарның кеше тормышындагы әһәмияте зур. Мөгаллимә буларак, мәктәптә дә бу теманы еш кузгалтам. Укучылар белән өмәләрдә катнашабыз. Май аенда Әгерҗе елгасы буенда Җиңү көненә һәм махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләр хөрмәтенә миләш, каен үсентеләреннән торган “Хәтер бакчасы” утырткан идек, – диде Диләрә Рамил кызы.

Владимир Ишмуратов мондый чараларның киләчәктә дә узачагын искәртеп үтте.

– Акциянең чираттагысы авыл җирлекләрендә октябрь башында уза. Анда 500 төп агач үсентесе утыртырга планлаштырабыз. Бу изге эштән читтә калмавыгызны үтенәбез, – диде ул, авыл халкына мөрәҗәгать итеп.

Ә бу көнне көзнең җылы кояшы гына түгел, район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре мичтә пешергән тәмле кайнар коймаклар да акциядә катнашучыларга уңай хисләр һәм яхшы кәеф бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев