Әгерҗе мәктәбе укучылары тимер юл ашханәсендә экскурсиядә булдылар
Бу очрашу балаларга пешекче һөнәре турында күзаллауларын киңәйтергә һәм яңа күнекмәләр үзләштерергә ярдәм итте
3 нче мәктәпнең 8 “А” сыйныф укучылары тимер юл ашханәсендә мавыктыргыч экскурсиядә булып кайттылар, дип хәбәр итә “3нче мәктәп”.
Тәҗрибәле пешекчеләр пешерү серләре белән уртаклаштылар һәм балалар өчен чын мастер-класс үткәрделәр. Аның барышында яшь кулинарлар ике популяр ризык: хуш исле чөгендер ашы һәм йомшак кекслар әзерләделәр.
Оста пешекчеләр җитәкчелегендә балалар камыр болгаттылар, яшелчәләрне турадылар һәм ризыкларны дөрес тәмләтергә өйрәнделәр. Аннан соң үзләре пешергән ризыкларны горурлана-горурлана авыз иттеләр.
“Үз эшенең осталары булган пешекчеләрнең ничек ризыклар әзерләвен карап тору, өйрәнү бик кызык. Без ризык әзерләү болай мавыктыргыч булыр дип уйламаган идек,” - дип фикерләре белән уртаклаштылар укучылар.
Бу очрашу балаларга пешекче һөнәре турында күзаллауларын киңәйтергә һәм яңа күнекмәләр үзләштерергә ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев