Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе муниципаль районының XXXIII утырышы узачак

Көн тәртибе

Агымдагы елның 14 декабрендә 10.00 сәгатьтә Әгерҗе муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты утырышлар залында Әгерҗе муниципаль районының XXXIII утырышы уза.

КӨН ТӘРТИБЕНДӘ:

1. Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында.

2. 2024 елга, 2025 һәм 2026 елларның план чорына Әгерҗе муниципаль районы бюджеты турында.

3. Әгерҗе муниципаль районының 2024 елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның Фараз планын (программасын) раслау турында.

4. Әгерҗе муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.

5. Әгерҗе муниципаль районы Советының 2022 елның 5 сентябрендәге 19-6 санлы карары белән расланган Әгерҗе муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү турында.

6. Муниципаль бюджет, казна һәм автономияле учреждениеләрне муниципаль бюджет, казна һәм автономияле учреждениеләргә муниципаль милекне тоту белән бәйле коммуналь һәм эксплуатация хезмәтләрен компенсацияләү бурычларыннан азат итү турында.

7. “ТР Әгерҗе муниципаль районы Советының Иҗтимагый советы турында“ 2021 елның 29 июнендәге 10-1 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында (19.11.2021 ел, №12-10 карар редакциясендә)

8. «ТР Әгерҗе муниципаль районы Советының “ТР Әгерҗе муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен командировкага җибәрү тәртибе һәм шартлары турында“ 2012 елның 14 ноябрендәге 19-5 санлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» (21.03.23 №27-9 карары редакциясендә).

9. Әгерҗе муниципаль районы Советының кайбер карарларының үз көчләрен югалтуын тану турында.

Сессиягә район Советы депутатлары, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, Иҗтимагый совет һәм яшьләр парламенты әгъзалары чакырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев