Әгерҗе районы «Алга! Әйдә киттек!» Республика премиясендә – алдынгылар рәтендә
Әгерҗе районы җирле бүлекчәсе иң яхшылар дүртлегенә керде
Түбән Камада узган “Алга! Әйдә киттек!” Республика премиясендә Әгерҗе районы делегациясенең чыгышы иң яхшылардан булды, дип хәбәр итә «Мәгариф бүлеге».
Районыбызның талантлы һәм креатив балалары югары дәрәҗәдә әзерләнүләрен күрсәттеләр һәм төрле номинацияләрдә лаеклы рәвештә бүләкләр яуладылар.
Әгерҗе районы җирле бүлекчәсе «Кратив идеяләр һәм чишелешләр» номинациясендә диплом белән бүләкләнеп, иң яхшылар дүртлегенә керде! Бу җиңү – аларның инновацион алым һәм стандарт булмаган чишелешләр таба белүләрен тану.
Премиянең чын йолдызлары итеп:
-Иж-Бубый мәктәбе
-Кырынды мәктәбе
-Әгерҗенең 2нче мәктәпләре дә танылды.
Кырынды башлангыч мәктәп-балалар бакчасының Беренчеләр бүлегенең “Алдынгылар” коомандасы аеруча игътибарга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев