Әгерҗе районы авылларында тәүлек буе кар белән көрәшәләр
Һәр авыл җирлеге башлыгы үз авыл урамнарын кардан чистарту өчен көч куя
- Соңгы көннәрдә яуган кар авыл кешеләрен дә зур сынау алдына куйды, - ди район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев.
– Алар тәүлек буе кар белән көрәшәләр. Авырга туры килсә дә, авыл башлыкларының, авыллардагы актив кешеләрнең тырышлыгы белән юллар киң итеп булмаса да, техника узарлык итеп чистартыла. Проблемалы урыннар да бар: Девятерня авылына кергәндә буа аша салынган күпергә кар күп салынган. Мари авылларына илтүче юлларны да ныклап ачып бетереп булмый әле. Үтәгән, Яңа Бәзәкә авылларындагы нык кар күп салган участокларны чистарту буенча эш оештырылды.
Минсәет Мәһәдиев җитәкчелегендәге “Брус” җәмгыятенә Әгерҗедән район эчендәге барлык авылларга илтүче олы юлны чистарту бурычы йөкләнгән. Әлеге оешмадан 16 берәмлек техника трассада эшләсә дә, өлгерә алмау сәбәпле авырлыклар бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев