Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районы башлыгы Донецк Халык Республикасына 3 тонна гуманитар ярдәм илтте

«Алга! Җиңү безнең якта булачак!» - дип искәртте Әгерҗе районы башлыгы

Шәһәр һәм район башлыклары махсус хәрби операция зонасына һәм Луганск Халык Республикасындагы республика шефлыкка алган шәһәрләргә гуманитар ярдәм илтүен дәвам итә. Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов агымдагы атнада Донецк Халык Республикасында булды.

Хәрбиләргә кирәкле товарлар, җиһазлар, махсус чаралар һәм приборлар, җылы кием-салым, юрганнар, маскировка челтәрләре һәм дарулар – 3 тоннага якын йөк тапшырдылар.

Бу инде Әгерҗе районыннан 40нчы гуманитар ярдәм колоннасы. Хәрбиләргә барлыгы 70 тоннадан артык гуманитар йөк тапшырылган.

Якташларына кирәк-яраклар җыюда Әгерҗе районындагы оешма һәм предприятие коллективлары, бизнес-бергәлекләр, депутатлар корпусы, авыл җирлекләре һәм битараф булмаган кешеләр зур ярдәм күрсәткән.

Нургаянов сүзләренчә, солдатлар хәрби хезмәтнең барлык кыенлыкларын лаеклы кичерә. Алар даими игътибар һәм ярдәм күрсәткән өчен Татарстан халкына рәхмәт белдерде.

«Алга! Җиңү безнең якта булачак!» - дип искәртте Әгерҗе районы башлыгы.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев