Әгерҗе районы делегациясе Сарапул Сабантуенда чыгыш ясап, төбәк халкын сөендерде
Бу күркәм бәйрәм төбәкләр арасындагы дуслыкны тагын да ныгытты
Үткән ялларда безнең Әгерҗе районы Сарапул шәһәрендә узган Сабантуйда үзенең бай мәдәни мирасын тәкъдим итте.
Район башлыгы Ленар Нургаянов җитәкчелегендәге Әгерҗе районы делегациясе Сарапул халкы һәм кунаклары белән бергә әлеге күркәм бәйрәм шатлыгын уртаклашты.
Районыбызның сәхнә осталары әзерләгән концерт программасында үзешчән сәнгать артистлары катнашты:
- “Хыял” бию коллективы тамашачыларны үзенең дәртле биюләре белән сөендерде.
- “Көмеш телле гармун” гармунчылар халык ансамбле һәркемнең күңеленә хуш килгән көйләрне башкарды.
- Солистлар Язгөлем Гыймаҗетдинова, Зөлфинә Хуҗина, Наил Таҗиев, Рөстәм Егоров һәм Ләйсән Тимершина үзләренең матур тавышларын һәм онытылмас музыкаль номерларын бүләк иттеләр.
Моннан тыш, Иж-Бубый, Яңа Бизәк, Тәбәрле, Кудаш авыл җирлекләре хезмәтчәннәре татар халкының тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган ишегалды күренешләрен тәкъдим иттеләр.
Бәйрәм кунаклары татар халкының милли ризыкларыннан авыз иттеләр һәм татар халкының кунакчыллыгына һәм киң күңеллелегенә тагын бер тапкыр инандылар.
Әгерҗе районы делегациясенең Сарапулда узган Сабантуйда катнашуы төбәкләр арасындагы дуслыкны тагын да ныгытты!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев