Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районы югалту кичерә

Хәсәнов Әхмәт Хәсән улы вафат

Әгерҗе районы югалту кичерә. Ветеран-педагог, "Быткомбинат"ның элеккеге директоры Хәсәнов Әхмәт Хәсән улы вафат. Аңа 92 яшь иде.

1963 елда Әгерҗегә күчеп кайткач, тормыш иптәше - муниципаль хезмәт ветераны Нәдидә Әхмәт кызы белән 4 нче мәктәп-интернатта эшли башлыйлар.

Әгерҗедә "Быткомбинат" директоры булып эшләп, үз вакытын санамыйча, көчен кызганмыйча хезмәт итә, эшне һәрчак беренче урынга куя.

Һәркем белән уртак тел таба белә. Гаиләсе белән Казанга күченгәч тә, коллегалары аны һәрвакыт ихтирамга лаек шәхес, искиткеч оештыручы, халыкка якын җитәкче буларак искә алдылар.

Казанда яшәп, Әхмәт Хәсән улы Әгерҗе районы тормышы белән һәрвакыт кызыксынды, уңышларына сөенә иде.

Әхмәт Хәсән улы Хәсәновның якты образы, хезмәт сөючәнлеге һәм кешелеклелеге йөрәкләребездә мәңгегә калачак.

Без чын күңелдән югалту кайгысын, туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз. Бу кайгылы көннәрдә сезгә ныклык һәм тынычлык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев