Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районы сайлаучылары Россия Федерациясе Президентын сайлауларда югары активлык күрсәттеләр

Әлеге көннәрдә 21591 әгерҗеле тавыш бирде

15-17 март көннәрендә Әгерҗе районы сайлаучылары Россия Федерациясе Президентын сайлауларда югары активлык күрсәттеләр. Әлеге көннәрдә 21591 әгерҗеле тавыш бирде, бу – исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 93,61 проценты.

Тавышлар  түбәндәгечә бүленде: кандидат Владислав Андреевич Даванков өчен – 258 сайлаучы (1,19 процент), Владимир Владимирович Путин өчен – 19986 сайлаучы (92,57 процент), Леонид Эдуардович Слуцкий өчен – 758 (3,51 процент), Николай Михайлович Харитонов өчен 474 (2,20 процент) сайлаучы тавыш биргән. 

Эшлекле чәршәмбе кысаларында район башлыгы Ленар Нургаянов Россия Президентын сайлауларда катнашучыларга, аларны югары дәрәҗәдә оештыруга өлеш кертүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде. 

–    Активлык һәм гражданлык җаваплылыгы күрсәткәннәре, бердәмлекләре өчен һәр райондашыбызга зур рәхмәт. Сайлау участокларына гаиләләр белән килүчеләр күп булды. Һәркем бу вакыйганың бөек Россия халкы өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын яхшы аңлап эш итте. Без бергә булганда көчле икәнлегебезне тагын бер кат күрсәтә алдык, – диде җитәкче.      
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев