Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районы «Все свои» патриотик акциясенә кушыла

Татарстанда контракт хезмәте турында беренче марафон узачак

Бүген иртәнге сәгать 10да Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен масштаблы патриотик акция старт ала. Марафон көн дәвамында 22.00 сәгатькә кадәр узачак.

Бүген иртәнге сәгать уннан Әгерҗе шәһәрендә район мәдәният сарае каршында республика патриотик марафоны старт ала.

Теләге булган һәркем контракт хезмәте һәм махсус хәрби хезмәт турында актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы һәм социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар ала алачак. Шулай ук ГТО нормаларын тапшыруда катнаша алачак.

Казанда берьюлы берничә урында – Бауман урамында, «Җиңү проспекты», «Тукай мәйданы», «Авиатөзелеш», «Җиңү проспекты» сәүдә үзәге метро станцияләре янында пикетлар узачак. Анда контракт хезмәте буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак. Хәрби комиссариатлар вәкилләре контракт буенча хәрби хезмәткә керергә теләүчеләргә консультация бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 12 сәгатьлек марофон хәрби комиссариатлардан контракт хезмәтенә чакыру пунктлары вәкилләрен, социаль хезмәтләр һәм хәйрия оешмалары хезмәткәрләрен, «Ватанны саклаучылар» фондын, 117 нче call-үзәк белгечләрен, шулай ук дин әһелләрен һәм хакимият вәкилләрен берләштерәчәк.

Тулы трансляция ТНВ телеканалында, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев