Әгерҗе районынан яңа автобуслар кайтты
Сорагыз – җавап бирәбез
“Узган ел авылларда үткән халык җыеннарында район җитәкчеләре Әгерҗедән авылларга алты маршрут буенча автобуслар йөри башлаячак дип вәгъдә биргәннәр иде. 2022 ел узып бара, әмма автобуслар әлегә кадәр йөрми. Бу мәсьәлә кайчан хәл ителер икән?“
Рамилә Х.
Газета укучыбызның әлеге соравын пассажирларны шәһәрара йөртү буенча җаваплы шәхси эшмәкәр Илдус НӘБИУЛЛИНга юлладык.
– Быелның январь аенда авыл җирлекләре арасында пассажирларны йөртүгә муниципаль контракт төзү хокукы алган идек. Шушы көннәрдә алты автобус кайтты. Аның берсе – Әгерҗе–Красный бор маршруты буенча йөри башлады. Калганнары буенча документлар әзерләү дәвам итә. Әмма бу – четерекле һәм озак вакыт таләп итә торган хезмәт. Шуңа күрә райондашлардан сабырлык сорыйбыз. Документлар әзер булгач, Әгерҗедән Тәбәрлегә, Барҗы-Умгага, Салагышка, Үтәгәнгә, Күләгәшкә автобуслар йөри башлаячак.
Фото: Татар-информ архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев