Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районында 46 сайлау участогы эшли

Тавыш бирү өч көн дәвамында узачак һәм 17 мартта 20 сәгатьтә тәмамланачак

Бүген, 15 мартта, бөтен Россия буенча иртәнге сәгать 8дә Россия Федерациясе Президентын сайлаулар башланды. Әгерҗе районында 46 сайлау участогы эшли: шәһәрдә – 16, авыл җирлегендә – 30.

Территориаль сайлау комиссиясе секретаре Лилия Шәрипова сүзләренчә, барлык участоклар да сайлаучыларны кабул итәргә әзер.

Беренче минуттан ук тавыш бирү актив режимда уза. Сайлау участокларында мәгълүмат стендлары рәсмиләштерелгән. Сайлаучыларны үзешчән сәнгать артистлары концерт номерлары белән каршы ала.

Тавыш бирү өч көн дәвамында узачак һәм 17 мартта 20 сәгатьтә тәмамланачак.

Сайлаулар буенча сорауларыгыз булса, 22955, 21561, 22705 телефоннарына шалтыратып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев