Әгерҗе районында Бердәм сайлау көне уза
Сайлау ишекләре кичке сәгать 8гә кадәр ачык
Л.Айтуганов исемендәге шәһәр Мәдәният йортында урнашкан 477нче сайлау участогы ишекләре иртәнге сәгать 7дә ачылган.
– Әлеге участокка 754 сайлаучы теркәлгән. Шуның 12се – сайлауда беренче катнашучылар. Билгеле сәбәпләр аркасында бу көнне сайлау участогына килә алмаучы 11 кеше алдын тавыш бирде, - диде участок сайлау комиссиясе рәисе Павел Лукшин.
Бу көнне гражданлык бурычын үтәргә килүчеләр өчен истәлек бүләкләре дә әзерләнгән. Иң беренче сайлау участогына Лилия Зәйнуллина килде.
- Бер генә сайлауны да калдырмыйм. Һәрвакыт иртәнге сәгатьләрдә барырга тырышам, - диде ул.
Толстой урамында яшәүче Фирдания апа Сәлимгәрәева да гражданлык бурычын үтәргә беренчеләрдән булып килде.
- Үзем дә, гаиләм дә сайлауларга баруны бурычыбыз итеп саныйбыз. Бу көн бәйрәм кебек бит ул, - диде ул.
Сайлау участогына килүчеләрне кайнар чәй, тәмле камыр ризыклары белән сыйлау да оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев