Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районында Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган велоузыш үтте

Ул 500 катнашучыны җыйды

Кичә Әгерҗе районында Җиңү көненә багышланган масштаблы велоузыш узды. Ул 500 катнашучыны җыйды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан традицион патриотик акция Тоба-Тирсә- Мордва- Иж- Бәйки - Иж-Бубый - Әгерҗе маршруты буенча узды. Соңгы тукталыш шәһәрнең үзәк мәйданында булды.

Мәгариф идарәсе инициативасы буенча оештырылган велоузышта 500гә якын кеше катнашты. Болытлы һәм язгы салкын һава торышы велосипедчыларның кәефен боза алмады.

Активлыклары һәм патриотизмнары өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов катнашучыларга рәхмәт белдерде.

Маршрут буенча велосипедта йөгерүдә катнашучыларны традицион рәвештә авыллар халкы кайнар чәй һәм ботка белән сыйлап каршы алды. Һәр тукталышта укучылар катнашында митинглар узды, мемориалларга чәчәкләр салынды, сугышта һәлак булган якташларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды.

Велоузыш шәһәр үзәгендә зур флешмоб белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев