Әгерҗе районында яңа билгеләнү
Зал Зөлфәт Нуриевны аягүрә басып алкышлады
Бүген хакимият бинасының актлар залында Әгерҗе муниципаль районы Советының XXI утырышы булды. Киңәшмә кысаларында бүләкләү тантанасы да узды.
40 еллык намуслы хезмәте, җирле үзидарә органнарының формалашуына һәм үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Кичкетаң авыл җирлегенең элеккеге башлыгы Нуриев Зөлфәт Равил улы бүләкләнде.
Район башлыгы Азат Вәлиев аңа күпьеллык хезмәт өчен рәхмәт белдерде. Зал Зөлфәт Нуриевны аягүрә басып алкышлады.
Кичкетаң авыл җирлегенең яңа башлыгы итеп Илназ Наил улы Җиһангәрәев билгеләнде.
Илназ Наил улы 1974 елның 08 ноябрендә Кичкетаң авылында туган. 2002 елда Кама дәүләт физик культура институтын тәмамлаган. Хокук саклау органнарында эшләү тәҗрибәсе бар. Әгерҗе районында полиция участок уполномоченные булып эшләгән.
Аңа яңа вазифасында уңышлар теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев