Әгерҗе районында яңа прокурор билгеләнде
Илдус Нәфыйков коллективка яңа җитәкчене тәкъдим итте
Россия Генераль прокуроры боерыгы белән Татарстан Республикасы Әгерҗе районы прокуроры вазыйфасына юстициянең кече киңәшчесе Непомнящий Александр Сергеевич билгеләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков район прокуратурасы коллективына һәм муниципалитет активына яңа билгеләнгән җитәкчене тәкъдим итте.
1988 елның 7 мартында Ульяновск шәһәрендә туган. 2010 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлый.
Прокуратура органнарында хезмәт итүне 2017 елда Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсендә башлый.
2019 елдан бүгенгәчә – Татарстан Республикасы Югары Ослан районы прокуроры урынбасары булып хезмәт иткән.
Элегрәк бу вазыйфаны биләгән юстиция өлкән киңәшчесе Оксана Шуста Татарстан Республикасы Тәтеш районы прокуратурасын җитәкләде.
Намуслы хезмәте өчен ул Әгерҗе муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев