Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗе районында язгы өмәләргә старт бирелә

Язның бер ае узып бара. Кыш буе күпләп яуган кар да күзгә күренеп кими. Хәзер көн кадагындагы мөһим бурычларның берсе – үзебез яши, эшли торган территорияләрне кардан, кыш буе “качып яткан” чүпләрдән арындыру.

ЧӘРШӘМБЕ, ҖОМГА – ӨМӘЛӘР
Традиция буенча быел да 1 апрельдән 31 майга кадәр Татарстанда санитар-экологик икеайлык уза. Ул чорда Әгерҗедә һәм авылларда атнага ике тапкыр – чәршәмбе һәм җомга көннәрендә өмәләр оештыру күздә тотыла. 
Бу чорда 
-    үзебез яши, эшли торган территорияләрне,
-    парк-скверларны, балалар мәйданчыкларын, 
-    бакчачылык ширкәтләрен, 
-    һәйкәлләрне, истәлекле урыннарны,
-    юл буйларын чистарту игътибар үзәгендә булачак.
Икеайлык барышында рөхсәтсез чүплекләрне бетерүгә аерым басым ясала. 

ШӘҺӘРГӘ – АЕРЫМ ИГЪТИБАР
“Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге җитәкчесе Илнар Гыйззәтуллин шәһәрне чистарту һәм төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылачагын әйтте.
–    Хәзергә кар тарату, боз чабу, чүп җыю кебек эшләр башкару көн кадагында тора. Шәһәрдәге учреждение-предприятие коллективлары белән бергә бу эштә эшмәкәрләрнең дә активлык күрсәтүе мөһим, – диде ул.
Йортларның, оешма-учреждениеләрнең тышкы якларына, керү уңаена да игътибар итү сорала. Баннерларны яңарту, бордюрларны буяу, элмә такталарны тәртипкә китерү, чүп савытларын тикшерү кебек эшләр дә күз уңында булырга тиеш.
Икеайлык барышында административ комиссия әгъзалары административ хокук бозулар буенча беркетмә төзүгә атна саен рейдларга чыгачак. Тәртип бозу очраклары булганда гаепле затлар административ җаваплылыкка тартыла.
17 апрельдә “Чиста яр буйлары”, 22 апрельдә Агач утырту көннәрендә оештырылачак өмәләрдә дә райондашлар активлык күрсәтерләр дигән өмет зур. Күпкатлы йортлар территорияләрен дә яшелләндерү бурычы тора. 
Өмәләргә җиң сызганып, бердәм булып кушылыйк, райондашлар! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев