Әгерҗе районында капиталь ремонттан соң 4 медицина учреждениесе ачылды
Әлеге эшләр «Дәвалау һәм актив тормыш» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча башкарылды
Әгерҗе районында капремонттан соң 4 медицина учреждениесе ачылды. Бу хакта “Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы” хәбәр итә.
Болар:
-Кичкетаң авылы амбулаториясе
-Тирсә авылы амбулаториясе
-Красный Бор авылы участогы хастаханәсе
-Иске Чекалда авылында фельдшер-акушерлык пункты
Биналарның керү өлеше, фасады яңартылды, түбәләре ремонтланды, тәрәзәләре, ишекләре, идәннәре алыштырылды, бүлмәләрнең эчке бизәлеше башкарылды, җылылык, су белән тәэмин итү, электр һәм вентиляция системалары яңартылды.
Эшләр «Дәвалау һәм актив тормыш» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча башкарылды.
“Кеше сәламәтлеге - ул иң мөһиме. Сез - халкыбызның сәламәтлеген тәэмин итүчеләр, - диде Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев