Әгерҗе районында “Мәдәни салават күпере” фестивале старт алды
Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана
Аның беренчесе Кадыбаш мәдәният йортында узды. Анда Кадыбаш, Девятерня, Иске Эсләк, Үтәгән, Исәнбай, Нарат, Бима, Пеләмеш, Касай, Күләгәш авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре катнашты.
Фестиваль театральләштерелгән күренеш, бию, җыр, махсус хәрби операциягә багышланган күргәзмә номинацияләрен үз эченә ала.
Беренче көн нәтиҗәләре буенча:
Театральләштерелгән күренеш номинациясендә 1 урында Үтәгән һәм Кадыбаш; 2 урында Пеләмеш һәм Исәнбай авыллары.
Җыр номинациясендә – 1 урында Күләгәш;
Кадыбаш, Кырынды, Яңавыл, район Мәдәният сараенда зона турлары узганнан соң, иң матур чыгышлар 29 апрельдә Әгерҗедә – гала-концертта тәкъдим ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев