Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районында Пеләмеш авылында мариларның «Семык» бәйрәме узачак

Татарстанда 2023 елга традицион мәдәният бәйрәмнәрен үткәрү графигы билгеле

Татарстанда 2023 елга традицион мәдәният бәйрәмнәрен үткәрү графигы билгеле. Бу хакта республиканың Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

28 майда Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында «Каравон» рус халык бәйрәме була.

3 июньдә Әгерҗе районында Пеләмеш авылында мариларның «Семык» бәйрәме билгеләп үтелә.

17 июньдә Кукмара районы Нырья авылында «Гырдон быдтон» удмурт мәдәнияте бәйрәме үткәрелә.

1 июльдә Татарстанда яшәүчеләр Тәтеш районының Килдеш авылында мордва халкының «Валда шинясь» бәйрәмендә ял итә ала.

7 июльдә славян мәдәниятенең «Иван Купала» (Яшел Үзән) һәм 8 июльдә чуваш халкының «Уяв» (Сиктерма авылы, Әлки районы) бәйрәме билгеләп үтеләчәк.

15 июльдә Татарстан керәшеннәрнең «Питрау» бәйрәмен каршы ала. Бәйрәм Мамадыш районының Җөри авылында була.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев