Әгерҗе районында «Пешеход» операциясе башланды
20 июльдән 26 июльгә кадәр район ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотачак
Төп игътибар җәяүлеләргә, шулай ук караңгы вакытта яктылык кайтара торган элементлар булу-булмауга бәйле хокук бозуларга биреләчәк.
Әгерҗе районы буенча ЮХИДИ башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айдар Алмаз улы Әхмәтшин юл хәрәкәтендә катнашучыларга мөрәҗәгать итте:
“Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Җәяүлеләр кичүгә якынлашканда игътибарлы булыгыз, тизлекне алдан ук киметегез һәм һәрвакыт кешеләрне үткәрегез. Җәяүлеләргә юлны билгеләнгән урыннарда гына күчәргә киңәш итәм. Көннең караңгы вакытында яктылык кайтара торган элементларны куллану аеруча мөһим - бу юл-транспорт һәлакәте куркынычын шактый киметә. Юллардагы иминлек һәрберебезгә бәйле!”
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да кагыйдәләрне дөрес үтәргә өнди!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев