Әгерҗе районында су коену өчен рөхсәт ителгән урыннар юк
Алга таба кызу җәй көтелә. Ә бу – тыюларга карамастан, халык су янына киләчәк дигән сүз..
“Әгерҗе районында бик тә җитди, хәтта куркыныч хәл килеп туа дип әйтергә дә була. Кама елгасын гына алсак та, аның бөтен ярлары буйлап су коену өчен рөхсәт ителмәгән урыннар “чәчелгән”. Һәм бу Салагыштан алып (Менделеев районы белән чиктән башлап) Удмуртиягә кадәр шулай”, – ди кече үлчәмле суднолар буенча Дәүләт инспекциясе (ГИМС) инспекторы Зиннур Мостафин.
ТЫҢЛАУСЫЗ ХАЛЫК
Аларның ГИМС үзәгенең Чаллы бүлекчәсе карамагында – сигез район һәм Чаллы үзе. Зиннур Хазинур улы Әгерҗе һәм Менделеев районнарына контрольлек итә. Шуңа күрә патрульлек итү яки рейд кысаларында Әгерҗе районы су объектларында еш булырга туры килә. Бу яклап хәл аңа яхшы таныш.
– Безнең төп бурыч – профилактика, судагы бәхетсезлек очракларын кисәтү. Кызганычка каршы, балыкчылар, ял итүчеләр белән күпме генә профилактик әңгәмәләр корсак та, халык, шул исәптән Удмуртиядән килүчеләр тәртипсез. Шулай да була: кисәтүгә кул селтиләр дә шунда ук суга сикерәләр, – дип сөйли ул.
Тагын бер бәла. Дәүләт инспекторы әйтүенчә, ял итүчеләр арасында исерек хәлдәгеләр күп. Алар балаларын да су янында күзәтүсез калдыралар. Ә бу су эчендә дә, яр буенда да катгый рәвештә тыела. Сүз уңаеннан, кайберәүләр аек килеш тә су коеенганда кече яшьтәге балалары турында оныталар, ди ул.
– Кызганычка каршы, халыкның суда үз-үзен тоту культурасы елдан-ел начарлана бара, – дип раслый Зиннур Хазинур улы.
Инспектор әйтүенчә, һава җылынуга карамастан, ярты метрга кадәр тирәнлектә суның җылылыгы 13-14 градус кына тәшкил итә, тирәнгә төшкән саен ул кисәк түбәнәя.
– Температураның шулай кисәк үзгәрүе бик тә куркыныч һәм туңуга, көзән җыеру һәм моның нәтиҗәсе буларак, суга батуга китерүе бар, – дип кисәтә ул.
КӨЧӘЙТЕЛГӘН КОНТРОЛЬ
Алга таба кызу җәй көтелә. Ә бу – тыюларга карамастан, халык су янына киләчәк дигән сүз.
– Шуңа күрә су объектларына контрольне көчәйтү турында карар кабул ителде, – дип дәвам итә Зиннур Хазинур улы.
– ГИМС инспекторлары хокук саклау органнары, биоресурслар буенча Дәүләт комитеты вәкилләре, административ комиссия, балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе белән берлектә рейдлар һәм патрульлек итү оештыра. Тәртип бозучылар җаваплылыкка тартыла. Без МЧС, полиция хезмәткәрләре белән берлектә эшлибез. Җәмәгать башлангычы шартларында эшләүче штаттан тыш хезмәткәребез Фәнил Дәүләтшин турында тагын бер кат әйтеп үтәсе килә. Ул мөмкин булган кадәр зур территорияне колачлый. Барысын да карап өлгерергә аның вакыты һәм көче җитми.
Шуңа күрә ОСВОД (суда коткару җәмгыяте) отрядлары эшен көчәйтү мөһим. Су объектлары янындагы санкцияләнмәгән су керү, халыкның күпләп ял итү урыннары даими контрольдә булырга тиеш. Ә бу бер генә су объектын да күз уңыннан ычкындырырга ярамый дигән сүз. Чөнки Әгерҗе районында су керү өчен рөхсәт ителгән урыннар юк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев