Әгерҗе районында урманнарга керү кабат тыела
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган гражданнарга штраф каралган
“Әгерҗе урманчылыгы“ учреждениесе җитәкчелеге эссе һәм коры һава торышы саклану сәбәпле, райондашларга урманнарга керергә ярамаганлыгы турында кисәтә.
Учак ягу, коры үлән яндыру, чүп һәм пыяла калдыру, тәмәке төпчеген һәм шырпыны сүндермичә җиргә ташлау тыела.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган гражданнарга – 15-30, вазифаи затларга – 30-50, юридик затларга 100-400 мең сум штраф каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев