Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗе районыннан Ирина Михайлова Россиянең иң яхшы остазлары рәтендә

Бөтенроссия остазлар конкурсының ярымфиналы 4 августтан 6 августка кадәр Чебоксарда узачак

2025 елның 4 августыннан 6 августына кадәр Чебоксарда “Быть, а не казаться” Бөтенроссия тренерлар конкурсының ярымфиналы уза, дип хәбәр итә “Мәгариф идарәсе”. Катнашучылар арасында - Бима мәктәбенең беренчеләр хәрәкәте оешмасы рәисе, 11 сыйныф укучысы Ирина Михайлова! 

«Быть, а не казаться» Бөтенроссия конкурсы - тормышның барлык өлкәләрендә остазлык традицияләрен үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә юнәлтелгән зур проект ул! 

Ярымфинал программасында катнашучылар җитди конкурс сынауларын узачак. Болар:

-Эксперт комиссиясе белән әңгәмә

-Патриотик тәрбия буенча практик биремнәр чишү

-Мәгърифәтчелек һәм мәгариф өлеше. 

2000 катнашучыдан дүрт ярымфинал нәтиҗәләре буенча 400 остаз сайлап алыначак, алар 2025 елның октябрендә конкурсның финал этабында үз төбәген яклаячак!

Иринага барлык этапларда да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев