Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗе районыннан мари халкы делегациясе «Семык» республика бәйрәмендә катнашты

Бәйрәмдә район мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре мактаулы бүләкләргә лаек булдылар

Татарстан Республикасы Кукмара районының Починок-Кучук авылы мари мәдәниятен җәлеп итү үзәге булды. Биредә Татарстан районнарыннан гына түгел, күрше төбәкләрдән дә биш меңгә якын кунакны җыйган Семык республика бәйрәме узды. Бәйрәм программасы катнашучыларда иң якты тәэсирләр калдырды. 

Кунакларны халык кәсепләре буенча мавыктыргыч мастер-класслар көтте, анда традицион мари промыселлары белән танышырга мөмкин иде. 
Осталар ярминкәсе күзләрне сөендерде һәм кулдан эшләнгән уникаль эшләнмәләрне сатып алу мөмкинлеге бирде. 

Бәйрәмнең төп бизәге булып мари халкының матур җырлары һәм дәртле биюләре белән үрелеп барган зур концерт программасы булды.  

Бәйрәмдә 41 кешелек Әгерҗе районы делегациясе катнашты. Аларның чыгышлары бәйрәмнең бизәге булды.

Бәйрәмдә актив катнашкан өчен Әгерҗе районы иҗат коллективына “Курмызак олык” халык фольклор ансамбле, “Кадрек сем” мари халык фольклор ансамбле, “Эр ужара” мари халык фольклор ансамбле, “Ош вис, вис” халык вокаль ансамбле, “Йонгалт гармонь” гармунчылар ансамбльләренә дипломнар тапшырылды.

Әгерҗе районының мәдәният хезмәткәрләре дә югары бүләкләргә лаек булдылар: 

-Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәният үсешенә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән Федор Миляев;бүләкләнде. 

-“Россия мариларының федераль милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасының рәхмәт хаты белән Александра Исаева бүләкләнделәр. 

Моннан тыш, Әгерҗе районы командасы, волейбол буенча ярышларда беренче урынны яулап, җиңүгә иреште. 

“Семык” бәйрәме төрле буын кешеләрен берләштерде, төбәкара элемтәләрне ныгытты һәм барлык катнашучыларга онытылмаслык көн бүләк итте. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев