Әгерҗе районыннан ун егет армия сафларына китте
Булачак солдатларны зурлап озаттылар
16 ноябрь төнендә Әгерҗе районыннан ун егет Ватан алдындагы бурычын үтәргә армия сафларына китте. Көзге чакырылышта безнең районнан 30дан артык егет солдат каешы буачак.
“Ровесник“ яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре Зөһрә Иванова һәм Лия Фомина да солдат каешы буарга әзерләнүче егетләргә намуслылык, төгәллек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар юлдаш булуын теләделәр.
– Сезнең уңышларга безгә дә сөенергә язсын, – диделәр алар.
Яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре, быел яшьләр сәясәте өлкәсендә уздырылган “Даешь молодежь“ республика проектыда җиңеп, 1 миллион сумнан артык грант отканнар иде. Шуңа бәйле рәвештә клуб педагоглары районда бик күп чаралар уздыралар. Аның берсе – армия сафларына китүчеләр өчен “Хәрби чакырылыш көне“. Шуның кысаларында педагоглар егетләргә истәлек бүләкләре дә тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев