Әгерҗе районының «Эр ӱжара» халык ансамбле Кара диңгез яр буенда ял итә
Лаеклы ял вакытында алар яңа җиңүләргә әзерләнә
Әгерҗе районының “Эр ӱжара” халык ансамбле, күпсанлы республика фестивальләре һәм конкурслары җиңүчесе, күптән көтелгән җәйге ялга, Кара диңгез ярына китте, дип хәбәр итә “Бима мәктәбе”.
Өч атна дәвамында егетләр диңгез, кояш белән ләззәтләнәчәк, яңа дуслар табачак.
Лагерьда аларны бай һәм кызыклы программа көтә:
- Сәнгатьнең төрле юнәлешләре буенча мастер-класслар;
- Тематик квестлар һәм интерактив уеннар;
- Һәрьяклы үсеш өчен белем алу - күңел ачу чаралары.
Без «Эр ӱжара» ансамбленә менә дигән ял, яңа иҗади көчләр телибез һәм аларның Бөтенроссия дәрәҗәсендәге чыгышларын түземсезлек белән көтәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев