Әгерҗе районының табигать сакчылары “Балык булсын!” акциясенә кушылдылар
Барлыгы 300дән артык бәке тишелде. Акция “Урман өчен, су өчен, безнең табигать өчен” шигаре астында узган
Табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге, “Кичке Таң” заказнигы, штаттан тыш инспекторлар, Кичкетаң урта һәм Кырынды башлангыч мәктәпләре укучылары Иж елгасында 300дән артык бәке тиштеләр. Бу эш “Балык булсын!” (“Рыбе быть”) республика акциясе кысаларында ел саен уздырыла.
Февраль, март айларында кар һәм боз катламнары калыная, шунлыктан сулыкларга кояш яктылыгы үтеп керә алмый. Ә бу – балыкларга кислород запасы кими дигән сүз. Быел кар катламы аеруча калын, – ди “Кичке Таң” заказнигы инспекторы Әлфия Нуриманова.
Боз астына һава кертү өчен компрессорлар һәм генераторлардан файдаландык. Бу эшне күпкә җиңелләштерде, – диде Табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге җитәкчесе Эдуард Хуҗахмәтов.
Бәкеләр тишелгәннән соң уртак көч белән аларга саламнар, камышлар тутырганнар.
Аннан акциядә катнашучылар саф һавада коймак белән чәй эчкәннәр.
Әлеге акция Әгерҗе районы сулыкларында дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев