Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗе районының тугызынчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар дәвам итә

Бүген мәктәпләрдә география, физика, тарих һәм химия буенча имтиханнар уза

Районыбыз мәктәпләренең 9 сыйныф укучыларының кәефләре яхшы, чөнки алар сайлаган фәннәр яхшы өйрәнелгән. 

 

“Мин географияне сайладым, чөнки балачактан бу тема миңа якын. Гомумән, борчылмыйм, предметны бик яхшы беләм дип уйлыйм. Минем география укытучым Зиннәтуллина Эльмира Хәйдәр кызы безгә бик яхшы белем бирде, әти-әниләр һәм дусларым да һәрчак ярдәм итә, - дип фикерләре белән уртаклашты Кичкетаң урта мәктәбе укучысы Ислам Закиров. 

 

Ә 1нче гимназия укучысы Ринас Сабиров үз көченә нык ышана һәм имтихан нәтиҗәләре өчен дә борчылмый.

 

“9 нчы сыйныф укучыларының имтиханнар вакытында борчылмауларын телим, барысы да тиешенчә үтәчәк, - дип сүзгә кушыла 1нче гимназия укучысы Валерия Ермакова. 

 

2 нче мәктәптән Рүзәл Шәйхетдинов та география фәнен сайлаган, чөнки 9нчы сыйныфтан соң геолог һөнәрен үзләштерергә планлаштыра. 

Барлык укучыларга да зур уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев