Әгерҗе студенты “Профессионаллар” чемпионатыннан кайтты
Студентлар чемпионаты
Новосибирскида һөнәри осталык чемпионатының “Вагоннарга хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау” компетенциясе буенча төбакара этабының сайлап алу туры төгәлләнде. Чара турында тулырак Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалы директоры, ярышлар эксперты Илшат ГАЙНЕТДИНОВ сөйли.
– Илшат Салихович, “Профессионаллар” хәрәкәте турында аңлатып үтегез әле.
– Һөнәри осталык буенча “Профессионаллар” Бөтенроссия чемпионаты – студент яшьләрнең мөмкинлекләрен, һөнәри күнекмәләрен күрсәтүгә тәгаенләнгән ярыш чаралары ул. Әлеге хәрәкәтнең безнең көллият студентларына да кагылуы бик тә сөенечле. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы безнең көллияткә”Вагоннарга хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау” компетенциясе буенча төбәк этабын уздыруны һәм республикабызны Бөтенроссия этабында тәкъдим итүне йөкләде. Шулай итеп, без студент Олег Егоров белән Себергә кадәр бардык. Әлеге бәйге Новосибирскиның Н.А.Лунин исемендәге транспортлар технологиясе көллияте базасында биш көн дәвамында узды.
– Бәйге турында тулырак итеп сөйләсәгез иде.
– Бәйгегә әлеге һөнәр буенча укучы икенче курс студентлары җыелган иде. Алар – Пермь краеннан, Свердлау өлкәсеннән, Новосибирскиның үзеннән. Без Татарстан исеменнән чыгыш ясадык. Кызганычка каршы, Приморск краеннан студентлар килеп җитә алмады. Оештыручылар тарафыннан Новосибирск станциясендәге тимер юл предприятиеләренең берсендә ярышлар өчен мәйданчык әзерләнгән иде. Катнашучылар чират буенча вакытка дүрт бирем үтәделәр. Болар – вагоннарның узелларын һәм детальләрен карау һәм диагностикалау, ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару, стандарт булмаган хәлләрне чишү, технологик документация эшләү. Аннан мәктәптәге Бердәм дәүләт имтиханында кебек биремнәр үтәп, баллар җыярга кирәк иде.
– Кем дә булса аларның барысын да үтәп чыга алдымы?
– Бу компетенция буенча бәйге беренче тапкыр уза. Бераз алга китеп, шунысын әйтергә кирәк: 100 баллны беркем дә җыя алмады. Шул ук вакытта барлык егетләр дә югары әзерлекле иде. Әйтик, Пермь краеннан килгән катнашучыны зур тәҗрибәгә ия булган элеккеге ПТО начальнигы әзерләгән. Свердлау өлкәсеннән килгән егет кеченәдән тимер юл белән кызыксынган һәм шул юнәлештә шөгыльләнгән. Безнең студент исә мастер Любовь Кузьмина җитәкчелегендә тимер юл предприятиеләре базасында ике айлык әзерлек узды. Әмма мондый чараларда психологик әзерлек, дулкынлану, җаваплылык та үзен сиздерә. Әйтик, вагоннарның узелларын һәм детальләрен 12 төрле позициядән чыгып карарга кирәк иде. Бу бурычны теләсә кайсы вагоннарны карап-тикшереп йөрүче җиңел генә башкарып чыга ала, әлбәттә. Әмма белемле экспертлар күзәтүе астында бер вагоннан 53(!) җитешсезлек табу һич тә җиңел эш түгел. Моның өстенә, шулар арасыннан алга таба вагонны куллануны тыючы 10 аеруча кимчелекле төгәлсезлекне аерып алу бурычы куелды.
Алдагы биремдә автоэләктергечне сүтеп җыярга кирәк иде. Катнашучылар һәр биремне үтәгәндә детальләрне дөрес техник терминнар белән атарга да тиеш булдылар. Тәҗрибәле экспертлар хаталарны гафу итмиләр һәм студентларга эшчеләргә кебек үк карыйлар. Бер генә төгәлсезлек булганда да баллары киметелә.
Егетләрнең стандарт булмаган хәлләрдә үз-үзләрен тотышы жюри әгъзаларын да гаҗәпкә калдырды. Әйтик, эксперт: “Вагонда букса урыныннан кузгалган” диюгә, егетләр буксаны ныгытып, вагонны поезд составыннан чыгару турында команда бирергә тиеш иде. Бу һәм башка биремнәрне алар уңышлы башкарып чыктылар.
– Алар өчен иң катлаулысы нәрсә булды?
– Ничек кенә булмасын, бәйге бәйге инде. Ул һәрвакыт сыный. Ә бу очракта вакыт аерымлыгы да роль уйнагандыр. Чөнки җирле вакыт белән Мәскәүнеке арасында 4 сәгать аерма бар. Ә безгә техник документацияне тутыру аеруча авыр бирелде. Санап, ВУ-45 ВУ-23М, ВУ-26 белешмәләрен тутырырга кирәк иде. Аларны вагонны карап, ремонтлап йөрүче көн саен тутыра. Әмма Мәскәү вакыты буенча иртәнге сәгать өчтә йокыдан торып тулысынча эшкә кереп китү һич тә җиңел түгел. Бик тә йокы килә.
– Шулай да студентларның әзерлеген һәм чыгышын ничек бәялисез?
– Студентларның һөнәри әзерлеге өчен җавап бирүче көллият җитәкчелеге вәкиле буларак, без мондый чараларны уздыру буенча бик зур тәҗрибә тупладык. Ярышлар үзеңә читтән карау мөмкинлеге бирә. Укудагы җитешсезлекләрне дә ачыклыйсың. Әлбәттә, уку алымнары кабат каралачак. Практик күнекмәләргә аерым игтибар биреләчәк.
– Тулаем алганда, ярышта катнашу нинди хис-тойгылар калдырды?
– Мин ярышта катнашып кайтуыбызга канәгать. Олег та аннан алган тәэсирләрен озак вакытлар күңелендә саклар һәм бу турыда балаларына да сөйләр дип ышанам. Ярышлар мәйданында көндәшләр булсалар да, башка чакта егетләр бер-берсе белән аралаша, хәтта дуслаша, шәһәр, аның тарихы белән таныша алдылар.
Без Новосибирскидан катнашкан егеткә бик тә рәхмәтле. Ул үз машинасында барлык егетләрне дә зоопаркка алып барып кайтты. Андагы зоопарк шәһәрнең генә түгел, Россиянең күренекле урыныдыр, мөгаен. Андый зоопаркны күргәнем юк иде әле. Гомумән, оештыручылар чараны истә калырдый итеп уздыруга зур көч куйганнар һәм ул нәкъ шулай килеп чыкты да.
Быел 100 еллык юбилеен каршы алган көллият үзе дә гаҗәпләндерде. Ул әлеге уку йортын тәмамлаган Социалистик Хезмәт Герое, Югары Совет депутаты, Новосибирскиның Мактаулы гражданины, Мактаулы тимерьюлчы Николай Лунин исемен йөртә. Көллияттә үзләренең ирләр хоры эшли. Күрсәтмә әсбаплы, тренажерлы яхшы матди базалары бар. Көллият директоры белән дә таныштык. Үз юлын белүче көчле шәхес. Бу чаралар дәвамлы булыр һәм без әлеге шәһәрдә тагын бер кат булырбыз дип өметләнәм.
Әңгәмәдәш – Чулпан ВИЛДАНОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев