Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе тимерьюлчылары сынатмыйлар

Әгерҗе – тимерьюлчылар шәһәре

Әгерҗегә эшлекле визит белән Горький тимер юлы начальнигы Сергей Дорофеевский килде. Ул шәһәрдәге тимер юл объектларында булды, локомотив эксплуатация депосының Кызыл почмагында узган тимер юл предприятиеләренең 2023 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау утырышында катнашты. 

Тәкъдим ителгән чыгышлардан күренгәнчә, станция, локомотив эксплуатация һәм вагон эксплуатация деполары коллективлары тармак ярышларында Россия тимер юллары челтәре һәм Горький тимер юлы буенча алдынгы позицияләрне алып торалар. 

–    Ә барлык еллык күрсәткечләр буенча Ижау территориаль идарәсе Горький тимер юлында өченче урынга чыкты, – диде Сергей Александрович. 
Әлеге уңышта Әгерҗе тимерьюлчыларының да өлеше зур.  

Утырышта катнашкан район башлыгы Ленар Нургаянов та үз чыгышында тимер юл темасын киң яктыртты. 

–    Әгерҗе – тимерьюлчылар шәһәре. Район территориясендә 36 тимер юл транспорты оешмасы урнашкан һәм аларда 2500 кеше хезмәт куя. Узган ел беренче тапкыр Тимерьюлчылар көне Шәһәр көненнән аерым зурлап билгеләп үтелде. Тимерьюлчылар районда гына түгел, республикада узган чараларда актив катнашалар. Узган ел “Алабуга Skills” һөнәри осталык бәйгесендә беренче тапкыр катнашып лаеклы чыгыш ясадылар, – дип сөйләде җитәкче. 
Ленар Фәридович Әгерҗедә транспорт-логистика паркы булдыру мәсьәләсенә аерым тукталды.

–    Контейнер логистикасын үстерү һәм Әгерҗе районында яңа хаб (парк) төзү тимер юл вагоннарын эшкәртү, составларны формалаштыру буенча хезмәт күрсәтеп кенә калмыйча, иң мөһиме, Мәскәү юнәлешендәге тимер юл челтәрен бушату мөмкинлеге бирер иде, – диде ул.  – Бу очракта яңа терминал, ягъни

Әгерҗе станциясе, йөкләрне Кытайга, Азия илләренә туплап җибәрү үзәгенә әверелергә мөмкин. 

Сүз уңаеннан, әлеге проект ТР Инвестицион советы утырышында да уңай бәя алган иде. 

Бераз алга китеп шуны әйтү кирәк, район башлыгы белән ике арадагы сөйләшүләр барышында Сергей Дорофеевский Әгерҗедә логистика үзәге киләчәгенә югары бәя бирде. 

–    Чыннан да, контейнерлы йөк ташу күләме елдан-ел арта. Гомумән, транспорт логистикасы яңа тормыш шартларына җайлаша бара һәм монда тимер юлда ташуларының әһәмияте бик зур, – диде Сергей Александрович. 

Ул транспорт-логистика паркы төзү юнәлешендә җитди маркетинг тикшерүләр уздыру кирәклегенә һәм проект документациясен эшләп бетерү мөһимлегенә дә басым ясады.  

Утырышта тимерьюлчылар өчен ипотека шартларында йорт төзүгә кагылышлы сорау да күтәрелде. Җитәкчеләр әлеге мәсьәләне хәл итү мөмкинлекләре дә каралачагын әйттеләр. 

Киңәйтелгән утырыш хезмәтләрендә уңышка ирешкән тимерьюлчыларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Аларның күплеге Әгерҗе тимерьюлчыларының лаеклы эшчәнлеген тагын бер  кат ачык раслый.      
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев