Әгерҗе урманчылары узган елга йомгак ясадылар
Район хакимиятендә Әгерҗе урманчылыгының 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау буенча киңәшмә узды.
Аның эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, район башлыгы Ленар Нургаянов катнаштылар.
“Әгерҗе урманчылыгы” учреждениесе җитәкчесе Владимир Ишморатов үз чыгышында урманнарны торгызу, корткычлардан һәм авырулардан саклау программаларының гамәлгә ашырылуы, узган ел урман ресурслары белән идарә итүнең нәтиҗәлелеге турында сөйләде. Ленар Нургаянов урманчыларның яшьләргә экологик тәрбия бирү буенча эшчәнлеген югары бәяләде, табигатькә сакчыл караш формалаштыруга юнәлдерелгән чараларның әһәмиятен билгеләп үтте. Илгизәр Зарипов быел да янгын куркынычы сезонына сыйфатлы әзерлекнең өстенлекле юнәлеш булып калуын ассызыклады.
Киңәшмә ахырында бер төркем урманчылар җитәкчеләр кулыннан төрле дәрәҗәдәге бүләкләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев