Әгерҗе «Хокук тәртибен саклауда 100 ел» флагын кабул итеп алды
Флагның соңгы тукталышы – Мәскәү
Полициянең участок вәкилләре хезмәте оешуга быел 100 ел. Шул уңайдан район Мәдәният сараенда әлеге хезмәтнең флагын тапшыруга багышланган тантаналы чара узды.
Әлеге акция быелның август аенда Әстерханда старт алган. Полициянең участок вәкилләре ул чакта флагны Калмыкия Республикасындагы хезмәттәшләренә тапшырганнар. Әнә шуннан башлап хезмәт юбилее символикасы белән бәйрәм атрибуты, берничә дистә төбәктә булып, Татарстанга кадәр килеп җиткән. Аның кысаларында һәр төбәк, флагны тантаналы рәвештә кабул итеп, тукымага үз имзасын калдыра һәм аны күрше төбәккә тапшыра. Шул рәвешле, гражданнарның иминлеген тәэмин итүдә участок полиция вәкилләре хезмәтенең бердәмлеге һәм мөһимлеге ассызыклана.
"Хокук тәртибен саклауда 100 ел" флагын Удмуртия буенча участок полиция вәкилләренең эшчәнлеген оештыру һәм балигъ булмаганнарның эшләре буенча бүлеге начальнигы Юрий Чибышев ТР участок полиция вәкиләренең эшчәнлеген оештыру һәм балигъ булмаганнарның эшләре буенча бүлеге начальнигы Марат Фәтхуллинга тапшырды.
– Безнең барыбыз белән дә ватанпәрвәрлек идарә итә һәм нәкъ шул хис безне бер сафта булырга этәрә. Бурычыбыз – урыннарда хокук тәртибен саклау, җәмәгать иминлеген тәэмин итү, – дип ассыклады Юрий Валерьевич.
– Ә бу флаг Россиянең барлык төбәкләрендә хезмәт итүче участок вәкилләренең әлеге бурычны үтәүдәге бердәмлеген һәм хезмәттәшлеген гәүдәләндерә. Без дә анда бик теләп үз имзабызны калдырабыз, – дип дәвам итте Марат Наил улы.
Әлеге флагның соңгы тукталышы – Мәскәү. Анда ул Россия Эчке эшләр министрлыгы музеенда урын алачак.
Ххх
Бу көнне район Мәдәният сараенда әлеге хезмәт ветераннары да хөрмәтләнде. Отставкадагы милиция капитаннары Нәҗип Ахунҗанов һәм Сәгыйть Исмәгыйлев район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Полициянең өлкән лейтенанты Василий Красильников, полиция лейтенанты Никита Болотов, полициянең кече лейтенанты Әлфинат Нәфыйков район башлыгының Мактау грамоталарына лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев