Әгерҗедә «Аҗаган» Бөтенроссия хәрби-спорт уены муниципаль этабының беренче көне узды
Балалар хәрби әзерлекнең төрле этапларында чыдамлыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр
Әлеге мавыктыргыч уенда 1 нче гимназиядән, 2 нче мәктәп, 3 нче мәктәп, 4 нче мәктәп, Иж-Бубый мәктәбе һәм Сарсак-Омга лицееннан 9 команда катнашты.
Матур чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын тантаналы рәвештә башкарудан башланып китте.
«Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе бу көнне онытылмаслык итте. Уенда катнашучыларны “Беренчеләр хәрәкәте” рәисе Татьяна Сергеева сәламләде, патриотик тәрбиянең мөһимлеген билгеләп үтте.
Шулай ук Әгерҗе районының “Юнармия” хәрәкәте штабы начальнигы Ринат Шакиров та үз чыгышында катнашучыларны югары нәтиҗәләргә ирешүгә рухландырды.
Балалар хәрби әзерлекнең төрле этапларында чыдамлыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев