Әгерҗедә – бәйрәм ярминкәсе
Халык, нигездә, ит, кәбестә, бәрәңге ала
Әгерҗедә бәйрәм ярминкәсе, гадәттәгечә, ике мәйданда уза: район мәдәният сарае һәм хакимият бинасы каршында.
Сатуда, нигездә, ит һәм ит ризыклары, яшелчә, бал. Район хакимияте бинасы каршындагы мәйданда ашлык сатып алырга мөмкин. Бәяләргә килгәндә, арпаныкы – 9 (килосы), бодайныкы – 10 сум. Ит бәясе 440 сумнан керешә. Дуңгыз ите 330 сумнан башлана. Каз итенең килосын 750, үрдәкнекен 600,индоутканыкын 500 сумнан тәкъдим итәләр.
Яшелчәләрдән кәбестәнең килосы – 25, кызыл чөгендернеке һәм кишернеке 35-40, сарымсакныкы – 250 сум. Бәрәңгенең биш литрлы чиләгенә 200 сум сораучылар да, 10 литрлы чиләкне 300 сумга сатучылар да бар. Балның өч литры – 1800 сум.
Халык, нигездә, ит, бәрәңге, кәбестә сатып ала.
Бүген Чаллы ипподромында узучы бәйрәм ярминкәсендә дә Әгерҗе районы эшмәкәрләре үз продукцияләрен тәкъдим итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев