Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә бәйрәм ярминкәсе уза

Ул ике мәйданчыкта оештырылган

Бүген Әгерҗедә бәйрәм ярминкәсе уза. Ул, гадәттәгечә, район хакимияте һәм район Мәдәният сарае каршындагы мәйданнарда оештырылган. 

Ярминкәдә ит, балык, бал, йомырка, яшелчәләр һәм башка ризыклар сатып алырга була. Ат ите – 480 сум. Сыер итенең килосы 380-500 сум. Дуңгыз ите – 290-300 сум. Бытбылдык итенең килосы – 650, мулард – 550, үрдәк – 400, тавык 250-280 сум. 1 литр бал 400 – 500 сум. 3 литрлы бал –1200-1500 сум. 

Ярминкәдә кәбестә сатучылар һәм алучылар да күп. Бәясе – 15-18 сум. Чөгендер һәм кишер – 25, суган 25-30 сум.

Агрофирма хезмәтчәннәре бодай һәм арпа сата. Бодайның килосы – 11, арпаныкы 10 сум.
Яңа Акхуҗадан Галинур Хәмитов күпләп бал һәм прополис сата. Тирсәдән Лениза Мөхитова тозлаган һәм маринадлаган гөмбә алып килгән. Тозлаган гөреҗдәнең килосы 300, маринадлаган гөмбәнең ярты литрлы банкасы 250 сум.

Ярминкәдә тавык һәм бытбылдык йомыркалары, сарымсак, гөлҗимеш, пиннек, җиләк-җимеш тә алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев