Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә батырларча һәлак булган Сергей Гаврилов белән хушлаштылар

Ул чын герой иде...

Әгерҗе районында Сарсак-Омга авылында туып-үскән 46 яшьлек мотоукчылар батальоны элемтә взводы старшинасы Сергей Гаврилов белән хушлаштылар.

Район башлыгы Азат Вәлиев, хәрби комиссар Илгиз Галиев, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт комитеты рәисе Иван Гущин республика җитәкчелеге исеменнән һәлак булганның гаиләсенә, якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерделәр.

"Район халкы һәм җитәкчелеге исеменнән Сергей Гавриловның туганнары, якыннары, дусларының тирән кайгысын, түзеп булмаслык югалту ачысын уртаклашабыз. Бүген без барыбыз да сезнең белән кайгырабыз, әтиегез, абыегыз, дустыгызның югалту авырлыгын күтәрәбез. Аның батырлыгын һәм фидакарьлеген мәңге онытмабыз. Ул чын герой иде..."- дип билгеләп үтте алар.

Гаврилов Сергей Геннадьевич 1976 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасының Әгерҗе районы Сарсак-Омга авылында туа.

Сарсак-Омга урта мәктәбен, Иваново аграр-техник техникумын тәмамлый. Армиягә алынганчы Әгерҗе РЭСында кизү торучы электромонтер булып эшли. Армиядә хәрби хезмәт елларын 1998-2000 елларда Волгоград өлкәсендә уза.

2000 елдан башлап «Сетевая компания» АҖ Алабуга электр челтәрләрендә электромонтер булып эшли.

Үз теләге белән «Барс» отряды һәм «АЛГА» батальоны составында хезмәт итәргә алына.

ДНР һәм ЛНР территориясендә хәрби әзерлек чараларын уздыру бурычларын үтәгәндә геройларча һәлак була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев